Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшен сугудан төзелеп килүче йортта янгын чыккан
Кичә кич Казанның Совет районында Сафлык урамында төзелеп килүче 24 нче йортта янгын чыккан. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, яшен сугудан йортның түбәсе янган.
Янгынның мәйданы 150 кв. метр тәшкил итә. Янгын 20.00 сәгатьтә сүндерелгән.
Элегрәк «Татар-информ» Казанның Краснококшайская урамындагы йортта янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Яшен сукканнан соң фатирларның берсендә кухня плитәсе яна башлаган. Моннан тыш, Татарстанның Лаеш районында яшен сугу аркасында төзелеп килүче каркаслы йорт янып беткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз