Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүчеләрнең уртача хезмәт хакы 74 мең сумнан арткан
Казанның зур һәм урта предприятиеләрендә 11 ай эчендә уртача хезмәт хакы, 18,5 процентка артып, 74 мең сумнан узып киткән. Бу хакта Казан шәһәр Думасында 2023 ел нәтиҗәләренә багышланган утырышта билгеле булды.
«Казан халкы миллионнан арткан шәһәрләр рейтингында уртача хезмәт хакы күләме буенча үз позицияләрен сизелерлек яхшыртты. 9 ай нәтиҗәләре буенча без – дүртенче урында. Әгәр аны район, төньяк коэффициентларны исәпкә алмыйча санасак, халкы миллионнан арткан шәһәрләр арасында без беренче урынны билибез», - дип искәртте Казан мэры Илсур Метшин.
Ел нәтиҗәләре буенча инвестицияләр үсеше 335 миллиард сумга якын тәшкил иткән, бу 2022 ел белән чагыштырганда 46,5 миллиард сумга артыграк. Казанда сәнәгый җитештерү индексы 102,1 процент тәшкил иткән. Төяп җибәрелгән үз товарларының үсеш темпы 108,9 процент яки 701,5 миллиард сум булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз