Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүчеләрнең 75 проценты югары һәм урта махсус белем алуны мөһим дип саный
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанда яшәүчеләрнең күпчелеге сыйфатлы белем алуны мөһим тормыш максаты дип саный. 2025 елның 26 мартыннан 28 апреленә кадәр SuperJob үткәргән сораштыру нәтиҗәләре буенча, респондентларның 75 проценты белем алуны әһәмиятле дип атаган. 56 процент өчен ул тормышта үзеңне табу символы булып тора, ә 19 процент аңа гомерлеккә тотрыклы һөнәр алу ысулы буларак карый.
Белем алу тарафдарлары аның фикерләүне үстерүдә, тиз адаптацияләнү һәм уңышлы карьера төзүдә ролен билгеләп үтә. Күпләр белемле кешеләрнең эшкә урнашу мөмкинлеге зуррак, дип ышана.
Әмма барлык казанлылар да дипломның кыйммәтен бертигез бәяләми. Сораштырылучыларның 16 проценты икеләнеп җавап биргән, тагын 9 проценты җавап бирергә авырсынган. Дәлилләр арасында - белем һәм керем арасында туры элемтә булмау, технологияләрнең һәм ясалма интеллектның тиз үсеше, шулай ук бизнес таләпләренә туры килми торган искергән уку программалары.
Хатын-кызлар, ир-атларга караганда, сыйфатлы белем файдасына күбрәк ышана. Шулай ук җаваплар төрлелеге яшь аермасында да күзәтелә: 45 яшьтән өлкәнрәк респондентлар арасында аның әһәмиятен 80 проценты таный, ә 35 яшькә кадәрге яшьләрдә 67 процент кына. Өлкән буын белемне ешрак гомер буена һөнәр алу инструменты буларак кабул итә.
Керем дәрәҗәсе һәм югары белем булуы шулай ук фикергә йогынты ясый: аена 100 мең сумнан артык акча эшләүчеләр арасында 79 процент яхшы белемне кирәк дип саный. Югары уку йорты дипломнары ияләре арасында бу күрсәткеч 80 процентка җитә, ә урта махсус белем алучылар арасында – 66 процент кына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз