Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүчеләрнең 32 проценты укытучы һөнәрен абруйлы дип саный
Казанда яшәүчеләрнең 32 проценты укытучы һөнәрен абруйлы дип саный. Сораштырылганнарның 52 проценты педагогның эшен «мондый хезмәт хакы һәм йөкләнеш өчен батырлык» һәм «иң рәхмәтсез һөнәр» дип атап, капма-каршы фикердә тора, дип ачыклана SuperJob сервисы тикшеренүләреннән.
Сораштыру буенча, хатын-кызлар ир-атлардан ешрак укытучы һөнәрен абруйлы дип атаганнар (34 процентка 30 процент). Мондый фикер тарафдарларының иң зур өлеше – 35-45 яшьлек гражданнар арасында (46 процент).
Шәһәрдә яшәүчеләрнең 62 проценты соңгы 10 елда укытучының социаль статусы түбәнәйде дип ышана. Бары тик 10 процент кына аның күтәрелүен күргән, 17 процент статус элеккечә калган дип саный.
Идеаль педагогның төп сыйфаты дип сораштырылучылар фәнне тирәнтен белүне атады (24%). Икенче урында - стресска чыдамлык (17%), өченчедә – сабырлык (13%). Топ-5 кә шулай ук яхшылык (12%) һәм балаларга мәхәббәт (10%) кергән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз