news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүчеләргә барлык шәһәр халкына җылылык бирүгә нәрсә комачаулавын аңлаттылар

Казанда май аенда түбән температура булу аркасында социаль объектларда – хастаханәләрдә, балалар учреждениеләрендә техник мөмкинлек булган очракта кабат җылылык бирергә карар иттеләр.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров аңлатуынча, берничә шәһәр котельнясы инде эшләвеннән туктаган. Мәсәлән, «Татэнерго» өч магистраль җылылык үткәргечне ремонтлауга күчкән. Нәкъ менә шул сәбәпле «бармак шартлатып» кына җылылык бирү мөмкин түгел, дип аңлатты эксперт.

«Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең 1, 2, 4 номерлы җылылык үткәргечләре ремонтка туктатылган. Алар шәһәрнең үзәген һәм көньяк сәнәгать өлешен җылылык белән тәэмин итә. Әлеге җылылык үткәргечләргә 92 социаль объект тоташтырылган, һәм аларның җылылык бирү өчен техник мөмкинлеге юк», - дип Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин цитатасын китерә «Республика Татарстан» газетасы.

«Казэнерго»га килгәндә, хәзер аның 41 котельнясы ремонтлана.

Казанда барлыгы 855 социаль объект. 723 объектта җылылык бирү мөмкинлеге бар. Хәзерге вакытта 264 объектта җылылык бирелгән – барысыннан да элегрәк гаризалар килгән. «Җылылык булган» Казан объектлары арасында: 185 балалар бакчасы, 39 мәктәп, 35 сәламәтлек саклау учреждениесе һәм биш физкультура-спорт объекты.

Гафаров, үз чиратында, гаризалар бирүне сузмаска һәм ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән кайнар суны сүндерүне кичектереп тору турында сөйләшергә кушты.

Күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә килгәндә, алар «Ачык Казан»га гаризалар җибәрә. Бу төркемгә инде 132 шундый үтенеч килгән. Тик җылылыкны Мәскәү һәм Киров районнарындагы өч йортка гына биргәннәр. Гыйниятуллин хакимият башлыклары һәм торак-коммуналь хуҗалык комитетыннан техник мөмкинлекләр булган очракта йортларны да җылылыкка тоташтыруны сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100