news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүчеләр Парин урамында тугыз катлы йорттагы янгынны видеога төшергән

Казан кешеләре Парин урамындагы тугыз катлы йортта бер фатир януын видеога төшергән.

Дүртенче каттагы фатир балконыннан төтен чыгуы турында хәбәр 11.56 сәгатьтә килгән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә «Татар-информ»га шул турыда хәбәр иттеләр.

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр фатирга махсус баскычтан менгән һәм сулыш аппаратлары киеп кергән.

Билгеле булганча, бинада 8 квадрат метр мәйданда мебель янган. Янгында берәү дә зыян күрмәгән. Ялкынны тиз арада сүндергәннәр.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot