Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүчеләр «Черек күл» паркында шәхси журнал чыгарырга өйрәнәчәк
4 сентябрьдә Казанның «Черек күл» паркындагы «Зин без границ» дип аталган кичәдә шәһәрдә яшәүчеләр өчен шәхси журнал чыгару буенча мастер-класс узачак, чарада катнашучылар әлеге журналны үзләре белән алып китә алачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фондыннан хәбәр иттеләр.
«Зин» («zine») - инглиз сүзе, ул - «журнал» («magazine») сүзенең кыскартылган варианты.
Кичәдә катнашучылар журнал чыгаруда бөтен этапларны (идеядән алып әзер проектка кадәр) узачак, эскизлар әзерләячәк, аңлы һәм интуитив рәвештә рәсем ясауда үзләрен сынап караячак. Нәтиҗәдә, һәркемнең уникаль «журналы» барлыкка киләчәк.
Мастер-классны рәссам Ольга Харькова үткәрә. Чарада катнашучыларны диджей, бушлай ризык һәм эчемлекләр, күргәзмә зонасы көтә. Кичә Җәйге йортның террасасында 16.00 сәгатьтә башланып, 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Чарада катнашу – бушлай.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз