news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче яшь модель Амаль Әюпов «Дөнья моделе 2025» матурлык конкурсында җиңде

Казанда яшәүче яшь модель Амаль Әюпов «Дөнья моделе 2025» матурлык конкурсында җиңде
Фото: © «Татар-информ»

«Илдан-лик» модель агентлыгында тәрбияләнүче 12 яшьлек Амаль Әюпов Мәскәүдә узган «Дөнья моделе 2025» халыкара матурлык, мода һәм талант конкурсы финалында Татарстанны тәкъдим итте.

Ул Казаннан килгән бердәнбер катнашучы булды һәм берьюлы ике номинациядә – «Дөнья моделе 2025» һәм «Дөнья fashion модельмены 2025» номинацияләрендә җиңү яулады.

Амаль республиканы төрле илләрдән һәм шәһәрләрдән килгән төрле яшьтәге 180гә якын катнашучы арасында лаеклы тәкъдим итте. Конкурста милли колоритка һәм төбәк мәдәниятен чагылдырган костюмнарга аерым игътибар бирелде.

Фото: © «Татар-информ»

Бәйгенең жюри составына танылган мода һәм шоу-бизнес эшлеклеләре – стилист Сергей Зверев, катнаш көрәш сәнгатьләре көрәшчесе Анатолий Надратовский, блогер Руслан Бернес, шулай ук халыкара конкурсларның рәсми вәкилләре – Кытайда матурлык конкурсларын оештыручы Сюй Синь һәм конкурска нигез салучы Ольга Каницкая кергән.

Амаль җиңү өчен бүләк буларак Сочида узачак «Җир шары гүзәле» дигән абруйлы конкурста катнашуга чакыру алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot