news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче яшь кыз мошенникларга 1 миллион сумнан артык акчасын биргән

Казанда яшәүче 22 яшьлек кыз, булмаган посылканы алырга тырышып, мошенникларга 1 миллион сумнан артык акча күчергән. Аны алу өчен зыян күрүче билгесез кешегә СМС-хәбәрдәге кодны әйткән.

Казан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсеннән хәбәр итүләренчә, шәһәр кешесенә билгесез зат шалтыраткан һәм яшь кызның исеменә посылка килүен белдергән. Бу посылканы алу өчен алдакчы СМС аша килгән кодны әйтеп бирүен сораган. Шикләнмичә, кыз соралган мәгълүматны тапшырган.

Шуннан соң зыян күрүчегә башка номерлардан да шалтырата башлаганнар. Билгесез затлар үзләрен дәүләт органнары хезмәткәрләре дип таныткан һәм кызны аңа карата мошенниклык гамәлләре кылынуында ышандырган. Акчаларны саклап калу сылтавы белән, алар кызны кредит алуга ышаныч кәгазе рәсмиләштерергә, ә аннары финансларын «имин банк хисапларына» күчерергә мәҗбүр иткән. Аферачыларның барлык күрсәтмәләрен үтәп, кыз аларга 1 миллион сумнан артык акча күчергән, аның бер өлеше кредит хисабына алынган булган.

Әлеге очрак буенча «Мошенниклык» маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot