news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче хатынга элекке ире Кырымга алып киткән ике баласын приставлар кайтарган

Казанда суд приставлары элекке ире Кырым Республикасы шәһәрләренең берсенә алып киткән балаларын әниләренә кире кайтарырга ярдәм иткән. Бу хакта республика Суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд балаларның әниләре белән яшәячәген билгели. Әмма суд процессы барган арада, ир-ат, элекке хатынына хәбәр итмичә, балаларны илнең башка өлешенә алып китә.

Соңрак Киров бүлекчәсе суд приставлары ата кешенең балаларны яшергән урынны билгели алган. Хезмәткәрләр Кырымдагы коллегаларына тиешле йөкләмә җибәрә.

Тиздән әни кеше балалары яшәгән урынга килә һәм суд приставлары контролендә күптән көтелгән очрашу була. Хәзерге вакытта балалар әниләре белән бергә яши, дип билгеләп үттеләр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot