news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче хатын-кыз мошенникларга 8 млн сум акчасын биргән

Татарстан башкаласында яшәүче хатын-кыз мошенникларның корбаны булган. Аларга 8 млн сум акчасын биргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр итә.

Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, хатын-кыз билгесез абоненттан өй чатына керергә сорап хәбәр алган. Шуннан соң аңардан код җибәрергә сораганнар, һәм ул шулай эшләгән. Аннары хатын-кызга үзләрен дәүләт структуралары хезмәткәрләре дип таныштырган ят кешеләр шалтырата башлый. Җинаятьчеләр тупланган акчаларын саклап калырга киңәш иткәннәр.

Казанда яшәүче хатын-кыз бер атна дәвамында мошенникларның психологик йогынтысында була. Ул аларга зур суммалар күчергән – гомумән алганда 8 млн сум. Соңрак хатын үзен алдаганнарын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot