Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче хатын-кыз, «медицина тикшерүе» узарга ризалашып, 260 мең сумын югалта
Казанда яшәүче хатын-кыз, «медицина тикшерүе» узарга ризалашып, 260 мең сумын югалта.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе хәбәр иткәнчә, пенсионер хатын-кызга янәсе поликлиникадан шалтыратканнар һәм тикшерү узарга тәкъдим иткәннәр. Язманы СМС-хәбәрләрдән код белән расларга кирәк иде. Алдаудан шикләнмичә, хатын җинаятьчеләргә кодны атаган. Шуннан соң аңа көч структурасының ялган вәкиле шалтырата һәм акчаларны «декларацияләргә» күндерә. Аның күрсәтмәләре буенча, хатын-кыз мошенникларга 260 мең сумнан артык акча күчергән.
Вакыт узгач, ул алдау корбаны булуын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Җинаять эше кузгатылган, мошенникларны эзлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз