Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Таисия Архиповага 95 яшь тулды
Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Таисия Ивановна Архипова 95 яшен билгеләп үтте. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Таисия Ивановна Түбән Новгород өлкәсенең Муравьиха авылында туган. Югары педагогик белемгә ия. Бөек Ватан сугышы вакытында ул колхозда кыр эшләрендә эшли. Сугыштан соң пенсиягә чыкканчы Зәйнең 1нче урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Таисия Архипованың гомуми хезмәт стажы 41 ел тәшкил итә. Ул юбилей медальләре белән бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз