news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Мөслимә Кадыйровага 101 яшь тулган

Бүген Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Мөслимә Кадыйровага 101 яшь тулган. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Мөслимә Хәсән кызы Апас районының Борнаш авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туган. Мәктәпнең җиде классын тәмамлаган. Бөек Ватан сугышы вакытында Новгород янындагы колхозда эшләгән, агач хәзерләү эшендә катнашкан. Аннан соң Кемерово шәһәрендә төзелештә һәм шахтада хезмәт куйган. 1958 елдан 1984 елга кадәр – пенсиягә чыкканчы – Казандагы «РТИ» заводында эшләгән. Аннары тагын берничә ел хәрби комиссариатта хезмәт иткән», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

Кадыйрова «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot