news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче тыл хезмәтчәне Исмәгыйль Хәсәновка 97 яшь тулган

Казаннан тыл хезмәтчәне Исмәгыйль Хәсән улы Хәсәнов бүген 97 яшьлек туган көнен бәйрәм итә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Исмәгыйль Хәсән улы Лаеш районының Хәерби авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Мәктәпнең биш сыйныфын тәмамлап, колхозда төрле эштә эшли. 1949 елда армиягә алына. Демобилизациядән соң Казанга килә, РТИ заводына урнаша, анда пенсиягә кадәр эшли», – дип сөйләгәннәр матбугат хезмәтендә.

Исмәгыйль Хәсәнов «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot