Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче рәссам Россия Герое Дамир Исламов истәлегенә мурал ясаган
Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Дамир Исламов истәлегенә ясалган мурал Казанның 2 нче Хәрби шәһәрчегендәге йорт диварында барлыкка килде. Аны рәссам Азат Алиев ясаган.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»
«Мурал ясау идеясе танк училищесыныкы һәм минеке иде. Исламовның батырлыгы мине илһамландырды. Безнең илебезгә шундый кешеләр кирәк», - диде Азат Алиев.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»
Муралны ясау өчен берничә көн кирәк булган. Хәзер рәссам эшен тәмамлап килә, Исламовның портреты кичкә әзер булачак.

Фото: © Елена Саляхова / «Татар-информ»
Алдарак «Татар-информ» Лениногорскида Украинадагы махсус хәрби операциягә һәлак булган Дамир Исламов белән хушлаштылар дип язган иде. Аңа вафатыннан соң Россия Герое исеме бирелде.
Дамир Исламов хәрби биремен үтәгәндә 7 мартта һәлак булды. Исламов җитәкчелегендәге Т-72Б1 танк экипажы ЛНРдагы Северодонецк районында Золотое шәһәре янында дошманның укрепрайонына һөҗүм итте.
Исламов экипажы дошманның дүрт танкын юкка чыгарган, әмма бишенче танк аларга һөҗүм ясый. Т-72Б1 танкы экипажы тулысынча һәлак була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз