news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшәүче ир, хатыны белән талашканнан соң, кечкенә улын алып качкан

Казанның Баруди урамында ике яшьлек баланы ир-ат урлап китүе турында хәбәр «Зареченский» полиция бүлегенә килгән. «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә шул турыда сөйләделәр.

Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, ир белән хатын, аларның уллары һәм каената белән бергә өйләренә кайтып барган вакытта ир белән хатын арасында низаг чыга. Ир сабыйны эләктереп ала һәм ишегалларына кереп кача.

«Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камералары язмаларын өйрәнә, вакыйганы күрүчеләрне сораштыра. 37 яшьлек ир-атны тоткарлау өчен чаралар күрелә», – дип аңлаттылар идарәнең матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100