news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ир-ат ялган күрсәтмәләр биргән өчен суд каршында җавап тотачак

Казанда яшәүче 55 яшьлек ир-ат ялган күрсәтмәләр биргән өчен суд каршында җавап тотачак.

Тикшерү версиясе нигезендә, ул узган елның декабрендә суд утырышына чакырылган. Судта аның көчләү һәм наркотиклар сатуда гаепләнүче танышының эше каралган.

Ир-ат суд утырышында шаһит буларак катнашкан һәм гаепләнүченең җинаять кылуга катнашы булмавы турында ялган күрсәтмәләр биргән һәм аңа ялган алиби уйлап тапкан.

Әмма суд казанлының күрсәтмәләрен дөреслеккә туры килми дип бәяләгән һәм гаепләү белдерелгән ир-атны гаепле дип таныган. Шуннан соң тикшерү органнары шаһитне җаваплылыкка тарткан.

Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot