news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ир-ат хатынын үтергән һәм үз-үзенә кул салган

9 апрельдә иртән Фучик урамындагы бер йортның баскыч мәйданчыгында 39 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Хатынга җиңе мәртәбә пычак кадаганнар. Моннан тыш, йорт тәрәзәләре төбендә аның 52 яшьлек иренең дә мәете табылган.

Якынча мәгълүматларга караганда, хатыны аерылышырга теләвен әйткәч, ир-ат аңа пычак кадаган. Хатынын үтергәннән соң ир-ат үз-үзенә кул салган.

«Ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана, эшне тикшерү дәвам итә, дип сөйләде Татарстан буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

news_right_1
news_right_2
news_bot