news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшәүче ир-ат иптәшенең җенес органын кисеп алган

Казанның Серов урамындагы йортларның берсендәге фатирда ир-атның аңсыз һәм кан эчендә ятуы турында полициягә хәбәр иткәннәр. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, 59 яшьлек һәм 53 яшьлек ир-атлар табын корып утырган. Берникадәр вакыттан алар талаша башлаган. Аннары өлкәнрәге пычак алган һәм иптәшенә чәнчегән.

«Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, һөҗүм итүче ир-ат иптәшенең җенес органын кисеп алган.

Зыян күрүчене хастаханәгә озатканнар, ә һөҗүм итүче ир-атны тоткарлаганнар.

Хәзер тикшерү бара, аннары процессуаль карар чыгарылачак. Шулай ук тоткарланган ир-атка карата вак хулиганлык маддәсе буенча беркетмә төзелде, диделәр Тактарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot