Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче Infiniti автомобилен яндырган өчен 2,5 елга колониягә хөкем ителде
Казанда Калинин урамындагы ишегалдында июнь аенда автомобиль яндырган 59 яшьлек җирле кешегә хөкем карары чыгарылды. Бу хакта Татарстан Республикасы прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, 2024 елның 26 июнендә ир-ат хулиганлык ниятеннән бәясе 2 млн сум булган Infiniti автомобилен яндырган һәм вакыйга урыныннан качып киткән. Ут шулай ук күрше ике автомобильгә — Hyundai Creta һәм Nissan Jukeка зыян китергән, гомуми зыян 1,2 млн сумнан артык тәшкил иткән.
Суд гаеплене гомуми режимдагы төзәтү колониясендә җәза үтү шарты белән 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз