Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗи Гатауллин 98 яшендә вафат булды
Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗи Гатауллин 99нчы яшендә вафат булды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.
Герой 1927 елда СССРның Куйбышев өлкәсенең бер авылында туган. Сугышка кадәр колхозда эшләгән. 1944 елда армиягә алынган һәм бик күп әһәмиятле хәрби операцияләрдә катнашкан. Дәүләт бүләкләренә лаек булган.
Сугыштан соң Казанга күчеп килгән һәм Бауман хәрби комиссариатында хәрби комиссариат урынбасары булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам иткән.
«Хаҗи Миңнәхмәт улының тормыш юлы – чын патриотизм һәм Ватанга тугрылык үрнәге. Гатауллин Хаҗи Миңнәхмәт улын белгән һәм хөрмәт иткән һәркем аны мәңге онытмас», – дип билгеләделәр Казан мэриясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз