Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче 72 яшьлек пенсионер мошенникларга 650 мең күчергән
Казанда яшәүче 72 яшьлек хатын-кыз мошенниклар корбаны булган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Хокук саклаучылар мәгълүматларына караганда, аферистлар өлкән яшьтәге хатын-кызга шалтыраткан. Аның акчаларын «куркынычсыз хисап»ка күчерергә күндергән.
Хатын-кыз янына мошенниклар курьеры килгән, ул аңа 650 мең сум биргән. Берникадәр вакыттан соң пенсионер алданганлыгын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә. Әлеге факт буенча мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз