news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ясалган Ту-160М самолеты 2021 елда хәрбиләргә тапшырылачак

Ту-160М самолетын ясау эшләре график буенча бара, диде Россия оборона Сергей Шойгу.

Казанда ясалган Ту-160М самолеты 2021 елда хәрбиләргә тапшырылачак
архив tatar-inform, минобороны.рф

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Казан авиация заводында модернизацияләнгән Ту-160М самолетларын 2021 елда  хәрби гаскәрләргә тапшырачаклар. Казанда эш сәфәре вакытында Россия оборона министры Сергей Шойгу шулай дип әйтте. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

«Ту-160ны яңача җитештерү эшләре график буенча бара. Дөньяда тиңе булмаган беренче серияле машина 2021 елда гаскәрләргә тапшырылачак», - дип министр сүзләрен китерә агентлык.

Аның сүзләренчә, «Татарстан предприятиеләре кораллы көчләр мәнфәгатьләрендә дистәләгән дәүләт контрактларын гамәлгә ашыра».

2018 елның гыйнварында Россия Президенты Владимир Путин Ту-160М модернизацияләнгән самолетның очышын күзәтте.

Ул вакытта «Туполев» ААҖ белән Россия Федерациясе Оборона министрлыгы 10 самолетка контракт имзалаган иде. 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100