news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ясалган Ми-8 вертолетлары Россия Оборона министрлыгына тапшырылган

Хәрбиләр файдалануга Ми-8МТВ-5-1 вертолет партиясен алган.

(Казан, 25 гыйнвар, “Татар-информ”, Айрат Мөхәмәдьяров). “Россия вертолетлары” холдингына кергән Казан вертолет заводы җитештергән вертолетлар партиясе Россия Федерациясенең Оборона министрлыгына тапшырылган. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вертолетлар барлык сынауларны да үткән. Оборона министрлыгы, холдинг вәкилләре әйтүенчә, вертолетның аерым детальләре сыйфат дәрәҗәсе ягыннан җентекләп тикшерелгән. Шулай ук алар соңгы цехта тулысынча җыелган машиналарның барлык системаларының эшкә сәләтен караган. Шул исәптән, экипажны коткару системасын да.

“Россия вертолетлары” холдингы һәрвакыт үзенең техникасын камилләштерергә тырыша. Бүген Россия Федерациясенең Оброна министрлыгы соравы буенча, Ми-8МТВ-5-1 вертолетларын модернизацияләүдә эш алып барыла. Машинаны пилотаж-навигацион һәм радиоэлектрон җиһазлар белән тәэмин итү, аңа ярдәмче көч җайланмасы кую каралган. Бу эшләр тәмамлану белән без хәрби идарә тармагына камилләштерелгән файдалану сыйфатына ия булган вертолет тәкъдим итәчәкбез”, - диде “Россия вертолетлары” сату буенча генераль директор урынбасары Владислав Савельев.

Ми-8МТВ-5-1 хәрби-транспорт вертолеты Россия Федерациясенең төрле көч куллану структураларына тапшырыла. Ул 4 тоннага кадәр авырлыктагы йөкне һәм техниканы күчерә ала. Шулай ук эзләү-коткару операцияләре һәм башка максатларда да кулланыла.

“Россия вертолетлары” акционерлык җәмгыяте Ростех дәүләт корпорациясенә керә. Россиядә вертолетлар ясаучы бердәнбер вертолет җитештерүче буларак, вертолет төзү өлкәсендә ул дөнья лидерларының берсе булып санала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100