news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшь ярымлык бала сигезенче каттан егылып төшкән

Казанда яшь ярымлык сабый сигезенче каттан баскыч уемына егылып төшкән, әлеге факт буенча тикшерү оештырылган. Бу хакта ТР прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл бүген 7.20 сәгатьтә Зорге урамындагы күп фатирлы йортларның берсендә булган. Караучысыз калган яшь ярымлык малай сигезенче каттан беренче каттагы баскыч уемына егылып төшкән.

«Баланы хастаханәгә озатканнар. Урынга Казанның Идел буе районы прокуроры вазифаларын башкаручы Рөстәм Сибагатуллин килгән», - диелә прокуратура хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot