news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда яшь режиссерларның Артмиграция Бөтенроссия фестиваль-форумы узачак

15-24 сентябрьдә Казанда яшь режиссерларның Артмиграция Бөтенроссия фестиваль-форумы узачак. Фестивальдә Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрының «Рөстәм маҗаралары» спектакле дә күрсәтеләчәк. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кариев театры директоры Луиза Шарова хәбәр итте. «Узган елгы сезон премьерасы «Рөстәм маҗаралары» Артмиграция фестивалендә катнаша», – диде директор.

Фото: © Рамил Гали

Фестивальне быел Татарстан театрлары кабул итә. Оештыручысы – Россиянең Театр әһелләре берлеге.

Кариев театры сәхнәсендә фестиваль-форумда катнаша торган ике спектакль күрсәтеләчәк. Беренчесе – Санкт-Петербург Зур курчак театрының «Я с тобой» спектакле (17 нче сентябрь), икенчесе – Кариев театрының узган сезон премьерасы «Рөстәм маҗаралары» (23 нче сентябрь). Моңа кадәр «Рөстәм маҗаралары» «Һөнәр» XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивалендә катнашкан иде.

Луиза Шарова «Рөстәм маҗаралары»н тагын берничә фестиваль кабул итәргә әзер булуын да әйтте.

«Узган сезонда чыккан «Рөстәм маҗаралары» спектаклен берничә фестиваль үз программасына кертү өчен карый. Безне Екатеринбург шәһәренә «Свой» фестиваленә чакыралар», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100