news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшь мөселманнар өчен «Яшь кияү» ислам курсының икенче агымы тәмамланды

Казанда яшь егетләргә шәригать буенча ныклы гаилә корырга ярдәм иткән «Яшь кияү» курсының икенчесе тәмамланды. Пәйгамбәрнең (с.г.в.) 1500 еллыгына багышланган курслар бу юлы 50 яшь егетне җәлеп итте.

Чыгарылыш кичәсендә бәхетле гаилә серләре белән Лилия ханым һәм Элдар хәзрәт Җиһаншиннар гаиләсе уртаклашты: алар дөнья тормышында, гаиләдә, бизнеста һәм Аллаһ юлында гыйбадәттә максатчанлык куеп яши, икесен дә тигез итеп алып бара.

Кичә программасында күңел өчен барысы да бар иде: ихлас догалар һәм курсларны оештыру өчен тырышлык куючы һәркемгә рәхмәт сүзләре; оештыручылардан һәм «Яшь килен» проектында катнашучылардан истәлеккә бүләкләр. Алар тормышның шушы мөһим бер чоры турында искә төшереп торачак.

«Яшь кияү» проекты белем бирү белән генә бәйле түгел. Ул иманның ныклыгына юл салучы да, яңа үрләр яуларга этәрүче дә, дин кардәшләребезгә теләктәшлек итү дә, вакытны файдалы һәм бәрәкәтле итеп үткәрү дә.

news_right_1
news_right_2
news_bot