news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшь гаиләләр өчен торакның бер квадрат метр бәясе күтәреләчәк

Казанда яшь гаиләләр өчен торакның бер квадрат метр бәясе күтәреләчәк
Фото: «Татар-информ»

2024 елның икенче кварталында Казанда яшь гаиләләрнең түләүгә сәләтле булуын исәпләү өчен торакның гомуми мәйданының бер квадрат метр бәясен арттырырга ниятлиләр. Башкарма комитетның шул хактагы карар проекты коррупциягә каршы экспертиза уза.

Планка 2 159 сумга күтәрелеп, 135 288 сумга җитәр дип көтелә. Искәртеп узабыз, 7 мартта беренче кварталга 133 129 сум күләмендә норматив расланган иде.

Күрсәткеч торак сатып алганда һәм төзегәндә гражданнарның барлык категорияләре өчен Россия бюджетыннан социаль түләүләр күләмен исәпләп чыгару өчен кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot