news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда яшь егетләр һәм кызлар өчен «Яшь кияү» һәм «Яшь килен» ислам курслары тәмамланды

Казанда яшь егетләр һәм кызлар өчен «Яшь кияү» һәм «Яшь килен» ислам курслары тәмамланды
Фото: ТР Диния нәзарәте

Казанда яшь егетләр һәм кызлар өчен «Яшь кияү» һәм «Яшь килен» дип исемләнгән ике айлык ислам курслары тәмамланды. Бу уңайдан узган тантанада проектларда катнашучыларга дипломнар тапшырылды. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

MUSLIMMOL мөселман яшьләр хәрәкәте чаралары заманча, иҗади, эчтәлекле уза һәм алар белән кызыксынучылар һәрвакыт күп була. Бу юлы «Яшь кияү» курсларына 40 яшь егет, ә «Яшь килен» проектына 67 мөслимә язылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: шәригать буенча ныклы гаилә коруга юнәлтелгән проектлар өйләнмәгән һәм кияүдә булмаганнарга да, гаиләле мөселманнарга да, кызларын кияүгә бирергә әзерләнүче әниләргә дә кызыклы. Курсларның ябылыш тантанасы, анда турыдан-туры катнашучылар өчен генә түгел, ә аларның хәләл җефетләре өчен дә истәлекле булды: алар бергәләп бәхетле мизгелләр кичерде һәм оештыручыларга рәхмәт әйтте.

Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова әлеге проектларның Россиядә бердәнбер булуын билгеләп үтте. Ә инде киләсе курсларга язылырга теләүчеләр язын онлайн форматта оештырылачак проектларга катнаша алачак. Алар бөтен Россия яшьләрен колачлый.

  • Яшьләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» курслары мөселман яшьләре арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан тормышка ашырыла, шәригать һәм татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, никахка кагылышлы төрле мәсьәләләргә багышлана. Алар яшьләргә татар-мөселман традицияләре кысаларында гаилә тормышы һәм көнкүреш күнекмәләре бирү максатыннан әзерләнгән. Белем бирү курслары Коръәнгә, Мөхәммәд пәйгамбәр ﷺ сөннәтенә, ислам дин галимнәре дәресләренә нигезләнгән күп төрле белемнәрне үз эченә ала. Программалар, кешенең гаилә хәле һәм социаль статусы нинди булуга карамастан, төрле яшьтәгеләр өчен дә һәм гаилә корырга ниятләүчеләргә дә, никахта торучыларга да, якын киләчәктә улын өйләндерергә яки кызын кияүгә бирергә ниятләүчеләр өчен файдалы.
news_right_1
news_right_2
news_bot