news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» форумы ачылды

Казанда БРИКС Төзелеш атналыгы кысаларында «Яшь белгеч – киләчәкне төзүче» 50 нче юбилей форумы старт алды. Чарада студентлар, мәктәп укучылары, укытучылар һәм алдынгы төзелеш компанияләре вәкилләре катнаша.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга Россия Президенты Владимир Путинның сәламләвен укыды.

«Форум 50 меңгә якын катнашучыны берләштерде: мәктәп укучылары, студентлар, яшь белгечләр, укытучылар, остазлар, әйдәп баручы предприятиеләр һәм эксперт оешмалары вәкилләре. Ул җитди, җентекле диалог, белем һәм һөнәри юлны сайлау тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен кирәкле мәйданчык булды», - диелә дәүләт башлыгы мөрәҗәгатендә.

Путин шәһәрләрнең үсеше һәм кешеләрнең тормыш сыйфаты төзүчеләрнең осталыгына бәйле, ә форум яшьләргә остазлар һәм эш бирүчеләр табарга ярдәм итә, дип ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында искәрткәнчә, Татарстан – төзелеш эшләре күләме буенча илдә лидерларның берсе.

«Узган ел буенча без икенче позициядә идек. 2021 елдан башлап бездә ел саен 3 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырыла», – диде ТР Рәисе. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, республикада 78,5 млрд сумлык 50 программа гамәлгә ашырыла, шуның нәтиҗәсендә 3,4 мең объект төзелгән һәм ремонтланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot