Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ярты миллион ришвәт алуда шикләнелгән адвокатны тоткарладылар
Казан адвокатын АКШ гражданкасы, улын яклау өчен, яллаган булган.
(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Валерия Белова). Казанның Идел буе район суды адвокат Айдар Фәйзетдиновны кулга алган. Ул 550 мең сум ришвәт алуда шикләнелә. Ришвәт эше буенча, адвокатның дусты Рамил Әхмәтов та тикшерү астында. Адвокатның элеккеге клиенты – АКШ гражданкасы Натали Чайка сүзләренчә, ул Фәйзетдинов белән клиент арасында арадашчы ролен үтәгән.
Зыян күрүче ягыннан вәкил Рөстәм Шәрәпов судтан тикшерүнең үтенечен хупларга һәм шикләнелә торган затны 14 апрельгә кадәр кулга алырга сораган.
“Ул шикләнелгән заттан куркабыз һәм сак астына алуыгызны сорыйбыз. Ул Чечнядан туганнары килеп, миңа барысын да аңлатачаклар диде. Кызыма да янады, почта тартмасында да янап язган кәгазьләр табылды”, - дип мөрәҗәгать итте судка Натали Чайка.
Бүген Фәйзетдиновның танышы белән телефон аша сөйләшүнең фонограммасын судка тәкъдим иттеләр. Адвокат телефон аша дусты Рамил Әхмәтовка “аны тикшерүгә саткан“ очракта, үч алу белән янаган.
Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, Натали Чайка адвокатны, улын яклау өчен, яллаган.
Адвокат Натали Чайкага улы гаепләнгән маддәне җиңелрәккә алыштырырга вәгъдә иткән. Хатын арадашчы аркылы адвокатка 550 мең сум акча биргән.
Суд улына хөкем чыгаргач, хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре адвокатны һәм аның ярдәмчесен тоткарлаган.
Нәтиҗәдә суд тикшерү үтенечен канәгатьләндергән, Айдар Фәйзетдинов апрельгә кадәр сак астында калачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз