news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда ярминкәләргә авыл хезмәтчәннәре 45,5 млн сумлык азык-төлек алып килгән

Азык-төлекнең күпчелек өлеше “Казан” агросәнәгать паркында тәкъдим ителгән.

Казанда ярминкәләргә авыл хезмәтчәннәре 45,5 млн сумлык азык-төлек алып килгән
архив/Рамиль Гали

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). Шимбә көнне Казанның 11 мәйданында узган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 45,5 млн сумлык азык-төлек һәм куллану товарлары тәкъдим ителгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Азык-төлекнең күпчелек өлеше “Казан” агросәнәгать паркында тәкъдим ителгән.

Шәһәрнең барлык районнарында узган ярминкәдә итне килограммын 250–300 сумнан, сөтнең литрын 30 сумнан сатып алып булган.

Казаннан тыш, авыл хуҗалыгы ярминкәләре кичә Чаллыда да узды. 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot