Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда ярминкәгә килүчеләрне пылау белән сыйлаганнар
Марат Җәббаров Казан ярминкәләрендә продукция сатучы фермерлар белән аралашты.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Түбән Кама һәм Яшел Үзән районнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Республика районнары фермерлары һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләре продуктлар һәм товарлар алып килде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Иртән иртүк Казанның Яңа Савин районы мәйданчыгында Татарстан Премьер-министр — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды. Ассортимент бай иде, ярминкәгә килүчеләр ит, колбаса, он, ярма, сөт, май, сыр, шикәр комы һәм бал алдылар. Барлык продукция ветеринар хезмәтләр тарафыннан тикшерелгән. Марат Җәббаров продукция сатучы фермерлар белән аралашты, сәүдә һәм үсеш перспективалары белән танышты.
Ярминкәгә иртүк өлкән буын кешеләре килүен дә билгеләп үтәргә кирәк. Алар иртәнге биштә үк килә. Көннәр салкын тору сәбәпле, мәйданчыкларда камыр ризыклары белән чәй өстәле әзерләнгән иде. Ә Мәскәү районында казанда пылау пешергәннәр.
Ярминкәләр оештыру зур хезмәт сорый. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бу эшкә җаваплы карый һәм социаль әһәмиятле чаралар оештыру эше дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз