Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Ярдәм» хәйрия экология фестивале узачак
Якшәмбе көнне, 2 октябрьдә, «Сәйдәш» Мәдәният үзәге каршындагы мәйданда «Ярдәм» хәйрия экология фестивале узачак.
Фестивальнең программасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:
экологик эшләнмәләр ярминкәсе, аларны икенчел чималга алыштырачаклар;
икенчел чималны кабул итү пункты, анда пластик һәм макулатура кабул ителәчәк;
белем бирү мәйданчыклары, мастер-класслар, балалар, яшьләр һәм аларның әти-әниләре өчен экология буенча интерактив уеннар;
бәйгеләр, уеннар, бүләкләр уйнату.
Фестиваль 11.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр узачак, җиңүчеләрне бүләкләү 14.45 сәгатькә билгеләнгән.
Моннан тыш, фестиваль кысаларында мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү, өстәмә белем бирү, югары һөнәри һәм урта белем бирү учреждениеләре арасында икенче чималны җыю буенча бәйге үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз