news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Яратам фест» фестивале үткәрелә

Бүген, 5 август көнне, «Ак чәчәкләр» бульварында «Яратам фест» фестивале үткәрелә. Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен иҗади остаханәләр, интерактив мәйданчыклар оештырыла. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара кунаклары сәйләннән беләзек үрә, картина яки открытка ясый ала. Аквагрим сәнгатен яратучылар да читтә калмаячак. Башкала яшьләренә шулай ук үзләрен диджей ролендә сынап карау мөмкинлеге бирелә, дип хәбәр итә «Яратам» яшьләр клубы матбугат хезмәте.

Фестиваль 16:00 сәгатьтә башлана һәм бушлай оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, 9 август көнне Горький исемендәге паркта Идел буе халыкларының яңа этник мәдәниятенә багышланган алтынчы «Итил» фестивале уздырыла. Казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен милли аш-су мәйданчыгы, кул эшләре ярминкәсе, һөнәрчелек остаханәләре булган гаилә мәйданчыгы, төрле эчтәлектәге чаралар, җыр-моңга бай программа әзерләнә. Моннан тыш, фестивальдә «Су белән бәйләнгәннәр» дип аталган арт-объект тәкъдим ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot