news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда ярамаган урында юл аркылы чыккан ир-атны машина бәрдергән

Бүген Казанның Комсомольская урамында 2 нче йорт янында җәяүлене бәрдергәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәрнең Дәүләт автомобиль инспекциясендә сөйләделәр.

Якынча мәгълүматларга караганда, ярамаган урында юл аркылы чыккан ир-атны KIA җиңел машинасы бәрдергән.

«Зыян күргән ир-атның башы яраланган, аны хастаханәгә алып киттеләр. Авария урынында автоинспекторлар эшли, фаҗиганең сәбәпләре ачыклана», – диделәр шәһәрнең ЮХИДИ хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100