Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Яралы бүре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була
Ул журналист, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкернең тууына 130 ел тулуга багышлана
(Казан, 25 февраль, “Татар-информ”). 27 февраль сәгать 2 дә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда язучы, журналист, театр тәнкыйтьчесе Кәбир Бәкернең тууына 130 ел тулуга багышланган “Яралы бүре” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә була.
Кичәдә К. Бәкернең Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә саклана торган төрле елларда нәшер ителгән китапларын, аның тормышын һәм иҗат эшчәнлеген чагылдырган әдәбиятны да күрергә мөмкин, диелә музейның матбугат хезмәте хәбәрендә.
Искәртеп үтәбез: Кәбир Бәкер (1885-1944 еллар) – үз заманының күренекле вәкиле, үткен каләмле язучылардан берсе. Ул һәрьяктан төпле белемле булган, гарәп, фарсы, төрек телләрендә иркен аралашкан, төрле елларда “Нур”, “Әлислах”, “Вакыт” газеталарында эшләгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз