Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Япония киносы фестивале үтә
Бүген кичке 18 сәгать 30 минутта “Мир” кинотеатрында “КИОТО” фотокүргәзмәсе ачыла
(Казан, 13 июль, “Татар-информ”). Бүген кичке 18 сәгать 30 минутта “Мир” кинотеатрында “КИОТО” фотокүргәзмәсе ачыла. Чарада ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева һәм Япония Илчесе Масахару Кононың катнашуы көтелә.
Кунаклар Япония Фонды тәкъдим иткән һәм Бөтендөнья мирасына кергән Киото шәһәренә багышланган фотолар белән таныша алачак. Күргәзмә августның ахырларына кадәр эшләр дип көтелә. Чараны ТР Мәдәният министрлыгы, Россиядә Япония Илчелеге, “Сакура” Татар-япон мәдәни-мәгълүмат үзәге һәм “Татаркино” дәүләт учреждениесе оештыра.
14 июльгә кадәр кичке 19 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында Татарстанга Япония Илчесе Масахару Коно сәфәр кылуына багышланган Япония киносы фестивале уза. Көн саен кунакларга Япониянең иң яхшы фильмнары күрсәтелә. Бүген анимэ сәнгатен сөючеләр режиссер Мамору Хосоданың “Вакытка буйсынмаган кыз” («Девочка, перепрыгнувшая время») исемле фильмын карый алачак. Иртәгә исә Япония әдибәсе Нацуо Кириноның бер исемдәге романы буенча “Күңел, уян” (“Душа, проснись”) дигән фильм тәкъдим ителәчәк. Ул “OUT” триллеры аркасында халыкара күләмдә таныла. Әлеге мәгълүматны ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте җиткерә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз