news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда трамвайлар туктап калды, троллейбусларның маршруты үзгәрде

Бүген Казанда көчле яңгыр булу һәм «Губкин» һәм «Тектоник» тукталышлары арасында су җыелу сәбәпле 5, 5а һәм 7 номерлы трамвай маршрутларының хәрәкәте вакытлыча туктатылды.

Моннан тыш, «Метроэлектротранс» предприятиесе хәбәр иткәнчә, көчле явым-төшем нәтиҗәсендә Елга портында күпер астында су җыелу сәбәпле 3 һәм 5 номерлы маршрут троллейбусларының хәрәкәте «Татарстан» тукталышына кадәр оештырылган.

Казанлыларга маршрутларын алдан планлаштырырга киңәш ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot