news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгында төтен белән агуланган хатын-кызны хастаханәгә салганнар

Адоратский урамындагы йорттагы бер фатирда янгын чыккан.

(Казан, 5 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгында төтен белән агуланган хатын-кызны хастаханәгә салганнар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Адоратский урамындагы йортның алтынчы катында янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. Берничә минуттан соң урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килә.

Сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында бүлмәләрне берсендә 0,5 квадрат мәйданда җиһазларга ут кабуы ачыкланган

Нәтиҗәдә 43 яшьлек хатын төтен сулап агуланган һәм аны № 7 хастаханәгә алып киткәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot