Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда янгында олы яшьтәге кеше зыян күргән
Якынча версия буенча, янгын ут белән саксыз файдалану нәтиҗәсендә килеп чыккан.
(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Казанда ике бүлмәле фатирда янгын чыккан. Чапаев урамындагы 43 нче йортта олы яштәге ир-ат зыян күрде, дип хәбәр итә ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте "Татар-информ" агентлыгына.
Авиатөзелеш районында булган әлге янгында ике квадрат метр мәйданда йорт җиһазлары янган. Нәтиҗәдә 82 яшьлек хуҗага ис тигән. Аны хастаханәгә озатканнар.
Якынча версия буенча, янгын ут белән саксыз файдалану нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз