Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда янгында әнисе белән улы үлгән
Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бишкатлы йортта янгын чыгуы турында хәбәр бүген 7.34 сәгатьтә килгән.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Мәүлетов урамындагы 10 нчы йортта янгында ике кешенең гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына бишкатлы панель йортта янгын чыгуы турында хәбәр бүген 7.34 сәгатьтә килгән. Чакыру буенча 7нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре барган. Янгын сүндерүчеләр биш минуттан һәлакәт урынында булган, тагын 20 минуттан икенче каттагы фатирда янгынны сүндергәннәр.
Янгында 63 яшьлек хатын-кыз һәм аның 27 яшьлек улы үлгән. Аларның үле гәүдәләрен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының суд-медицина экспертизасы бюросына озатканнар.

Моңа кадәр “Татар-информ” Казанның Назарбаев урамындагы 9 катлы йортта чыккан янгында ике хатын-кызның һәм бер баланың гомерен өзелүе турында хәбәр иткән иде.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз