Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда янгында һәлак булучылар саны 36 процентка кимегән
2016 елда Татарстан башкаласында янгында 23 кеше һәлак булган.
(Казан, 16 гыйнвар, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). 2016 елга нәтиҗә ясап, узган ел Казанда янгыннарда һәлак булучылар саны 36 процентка кимеде, дип хәбәр итте бүген Казан хакимиятендә үткән “эшлекле дүшәмбе”дә шәһәр Башкарма комитетының Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Фердинад Тимурханов.
“Узган ел белән чагыштырганда, Казанда янгын очраклары 7,7 процентка артты һәм 724 очракны тәшкил итте. Янгыннарда һәлак булучылар саны 36 процентка кимеде – 2016 елда янгында 23 кеше һәлак булды. 143 кеше янгыннан коткарылды, бу узган елга караганда 72 кешегә күбрәк. Гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре барлыгы ел дәвамында 502 чакыруга чыгып, 258 кешене коткарды”, – дип белдерде идарә башлыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз