Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда янгында ир белән хатын үлгән
Зур Урамдагы алты катлы торак йортта бер фатир янган.
(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Казанда чыккан янгында олы яшьтәге ир белән хатынның гомере өзелгән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Янгын турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә кичке алтылар тирәсендә килгән. Шаһитләр Зур Урамдагы алты катлы торак йортта бер фатирның януы хакында хәбәр иткән.
Урынга 6нчы янгын-коткару часте хезмәткәрләре барган.
Күршеләр янгын сүндерүчеләргә дүртенче каттагы фатирда инвалид хатын-кыз һәм аның ире булырга мөмкин дип әйткән.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә дүртенче каттагы фатирга, ишеге бикле булганга, балкон аша керергә туры килгән. Янгын сүндерүчеләр биредә караватта яткан 80 яшьлек әбинең мәетенә тап булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул ис тиеп агуланудан үлгән.
Аш бүлмәсендә ут белән көрәшүчеләр тәне бик нык янган 89 яшьлек бабай мәетен тапкан.
Янгын аш бүлмәсендә чыккан. Нәтиҗәдә, суыткыч, агач идән, кухня җиһазларының бер өлеше, обойлар янып беткән.
Янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз