news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгында ир-ат үлү сәбәпле тикшерү бара

Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Казанда янгында ир-ат үлү факты буенча беренчел тикшерү бара. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Искәртеп үтик, фаҗига кичә кич Дементьев урамындагы йортларның берсендә булган. Фатирда янгын сүндергәндә 61 яшьлек ир-ат мәете табылган. Соңрак ачыкланганча, янгында һәлак булган ир-ат спиртлы эчемлекләр белән мавыккан.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, янгын сүндрелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан.

Хәзерге вакытта суд-медицина һәм янгын-техник экспертизасы билгеләнгән. Килеп чыккан хәлне ачыклау өчен башка чаралар да күрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot