news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгында ике кеше зыян күргән

Коткаручылар 15 кешене төтенләнгән зонадан чыгарган.

(Казан, 22 ноябрь «Татар-информ»). Казанда янгын нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын Волков урамының 77нче йорт фатирында чыккан. Һәлакәт урынына килгән коткаручылар төтенләнгән зонадан 15 кешене чыгарган. Янгын нәтиҗәсендә 2 кеше зыян күргән. Яну мәйданы 15 квадрат метр тәшкил иткән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot