Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда янгында дүрт баланы коткарганнар
Кичә кич Әмирхан урамындагы 14 катлы йортта янгын чыккан
(Казан, 7 май, "Татар-информ"). Казанда янгын сүндерүчеләр күп катлы йортта янгын вакытында дүрт баланы коткарган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Кичә кич Әмирхан урамындагы 14 катлы йортта янгын чыккан. Биш квадрат метр мәйданда аш-су бүлмәсе җиһазлары янган.
Йорттан 20 кешене, шул исәптән 4 баланы эвакуацияләгәннәр.
Янгында беркем дә зыян күрмәгән. Янгын сәбәбе әлегә ачыкланмаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз