news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Казанда янгында 51 яшьлек ир-ат һәлак булган

Бүген төнлә 112 бердәм номерына Казанның Мәскәү районындагы Исаев урамында бер фатирда янгын чыгуы хакында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Урынга килгәч, янгын сүндерүчеләр күп катлы йортның өченче катындагы фатирда әйберләргә ут кабуын ачыклаган. Балконда хатын-кызның ярдәм сорап кычкыруына игътибар иткәннәр.

Янгын сүндерүчеләр, сулыш алу аппаратлары киеп, махсус кораллар ярдәмендә бикле ишекне ачып фатирга кергән һәм балкондагы 61 яшьлек хатын-кызны урамга алып чыккан, ул зыян күрмәгән.

5 квадрат метр мәйдандагы янгынны сүндергәннәр.

Янгынны сүндергән вакытта фатирда ир-ат мәетен табып алганнар. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке тартканда саксыз эш итү сәбәпле чыккан.

Ведомствода татарстанлыларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә: спиртлы эчемлекләр белән мавыкмаска, урын-җирдә, бигрәк тә исерек хәлдә, беркайчан да тәмәке тартмаска чакыра. Шулай ук төзек булмаган электр үткәргечен файдаланмаска, электр җылыткычларын кулланганда сак эш итәргә, токка тоташтырылган электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмаска кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100