news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда янгында 19 яшьлек егет һәлак булган

Бүген 7.22 сәгатьтә Казанның Даурия урамындагы 166 йортта янгын була. Биредә 19 яшьлек егет үлә. Бу турыда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Урынга килгән коткаручылар биш катлы йортның өченче катындагы бүлмә януын ачыклый. Йорттан 103 кешене эвакуациялиләр.

7.52 сәгатьтә янгынны сүндереп бетерәләр.

Фатир эчендә 19 яшьлек егет мәете табыла. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot